Столбище мәктәбе сафларына 28 кадет кабул ителде

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

А. П. Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбендә традицион рәвештә укучыларны кадетларга багышлау тантанасы булды. Тантаналы чара мәктәп ишегалдында ата-аналар, дуслары, мәктәп укучылары һәм ант бирергә тиешле кешеләр катнашында узды. Бәйрәм тантанасына шулай ук мөхтәрәм кунаклар – Столбище авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Владимир Михеев, имам-хатыйб Дамир хәзрәт һәм башкалар да килгән иде. Кадетлар отрядын 28 кыз һәм малай тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International