“Президент көндәлеге" конкурсы тәмамланып килә

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Укучылар өчен IV чирек дәвамында алынган иң күп бишле билгеләренә «Президент көндәлеге» проекты соңгы стадиягә керә.  "Комсомольская правда” газетасының бу уртак акциясе беренче тапкыр Татарстанда уза. Анда икенчедән унберенче сыйныфка кадәр һәр укучы катнаша ала. Конкурс нәтиҗәләре 31нче майда билгеле булачак. Ел ахырында һәр укучы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның автографы белән исемле Президент көндәлеге ала алачак.

Конкурста җиңү өчен мөмкин кадәр күбрәк бишле  алырга кирәк. Катнашу өчен 19нчы май көнне 21.00 сәгатькә кадәр «Комсомольская правда» редакциясенә (электрон почта адресы буенча) kpkzn@yandex.ru яки WhatsApp +7-906-111-88-00 номерына электрон көндәлекләр скриншотын, ә кәгазь көндәлекләрнең дүртенче чиректә "бик яхшы" билгеләре булган битләрен скан аша чыгарып яки фотографиясен җибәрергә кирәк. Гаризада укучының тулы фамилиясен һәм атасының исемен, мәктәпне, сыйныфын һәм вәкилнең элемтә телефонын күрсәтергә кирәк. Гаризаларны укучыларның балигъ булган вәкилләре генә җибәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International