Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен мактаулы исемгә Наталья Сафиуллина лаек булды.
КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның биология укытучысы Наталья Сафиуллинага «РФнең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.