Казан мәктәпләрендә язгы Игелек атнасы башланды

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Татарстан башкаласында язгы Игелек атнасы старт алды, ул инде дүртенче тапкыр «Игелекле Казан» шәһәр проекты химаясе астында үткәрелә.

Традиция буенча атна игелек дәресләреннән башлана. Шәһәрнең барлык мәктәпләрендә укучылар педагоглар белән игелек, үзара ярдәм итү, хөрмәт, толерантлык темалары буенча фикер алышачак.

Шулай ук игелекле эшләр көне белән эшләргә йомгак ясалачак – иң актив беренче сыйныф укучылары үз район хакимияте башлыгы грамотасы белән бүләкләнәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, 1нче сентябрьдән беренче сыйныф укучылары көндәлекнең басма версиясе белән бер үк вакытта онлайн-платформа да эшләделәр, анда социаль челтәр форматында үзләренең игелекле эшләре белән уртаклаштылар һәм конкурсларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International