Казан махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары SKILLS BAZAAR да катнашачак

2019 елның 14 мае, сишәмбе

WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионаты алдыннан Казан янә осталык бәйрәме көтә. 19нчы майда  Горький исемендәге ял паркы уникаль киңлеккә әвереләчәк, анда төрле юнәлештәге тематик мәйданчыклар эшләячәк. SKILLS проекты кысаларында 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр һәркем үзен яңа рольдә сынап карый алачак: флорист яки столяр, кондитер яки мобиль робототехник. Парк кунаклары өчен 20 остаханә ачылачак, мастер-классларда бушлай катнашырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International