Бүген Уникс концертлар залында татар әдәбиятын яратучылар #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләклиләр, аларның саны бу кварталда 1100 кешедән артып киткән. Бу хакта оештыручылар — «Татнетны үстерү фонды» һәм «Татар китап нәшрияты» хәбәр итә.
Проект квартал саен үткәрелә, җиденче #әдәбимарафон Татар китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган иде.
21 көн дәвамында катнашучылар көн саен татар әдәбиятын укыйлар һәм ВКонтакте битендә #әдәбимарафон хэштегы белән укылган кызыклы өзекләрне урнаштыралар.