“Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе якынлаша

2012 елның 24 июле, сишәмбе
Татарстанда ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясен быел да киң колач җәеп оештырырга җыеналар. Традиция буенча әлеге проект 1-25 август көннәрендә Түбән Камада да узачак. Узган ел Түбән Кама муниципаль районында укырга керүче 269 балага 1 миллион сумлык һәм 2-11 сыйныфларга баручы 314 укучыга ярдәм күрсәтелгән иде. 2007-2011 елларда тулаем Татарстан буенча алганда, беренче тапкыр мәктәпкә баручы 85 730 сабыйга ярдәм күрсәтелде. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручыларга 63 373 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Быелгы яңа уку елында Татарстанда 37 211 бала тәүге кат мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Алдан тикшерелгәнчә, мәктәпкә баручыларның 6 132се матди ярдәмгә мохтаҗ. “Мәктәпкә җыенырга булыш!” проекты шулай ук аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, әти-әниләренең физик мөмкинлеге чиклән, физик яктан сәламәт булмаган 2-11 сыйныф укучыларына да булышачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International