14нче майдан 19нчы майга кадәр «Тукта ВИЧ/СПИД» («Стоп ВИЧ/СПИД») алтынчы Бөтенроссия акциясе уза.
Акция чаралары өч юнәлеш буенча тормышка ашырыла – “ВИЧ турында белем атнасы”, “ВИЧ ка тест үткәрү атнасы” һәм “ВИЧка каршы актив гамәлләр атнасы".
Акциянең максаты - авыру проблемасына игътибарны җәлеп итү, халыкка аның белән бәйле мәсьәләләр турында, шул исәптән ВИЧ-инфекция таралу юллары һәм аны дәвалауның һәм профилактикалауның нәтиҗәле ысуллары турында хәбәр итү.