"ВКонтакте” медиапроектларын үстерү директоры Digital Start форумында мастер-класс бирәчәк

2019 елның 17 мае, җомга

"ВКонтакте” социаль челтәренең медиапроектларын үстерү буенча директоры Арсений Ашомко Digital Start конференциясендә мастер-класс бирәчәк. Бүген Казан ИТ-паркында Яшьләрнең цифрлы эшмәкәрлек форумы узачак.

Форум мәйданчыгында барлык теләүчеләр өчен социаль күнекмәләр, Soft Skills — лидерлык, үз-үзеңне тәкъдим итә белү, командада эшләү һәм мотивация буенча өйрәтү секцияләре оештырылачак. Катнашучыларның шәхси сыйфатын чакырылган экспертлар үстерәчәк, алар арасында – "ВКонтакте" медиапроектларын үстерү директоры Арсений Ашомко да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International