17нче майда Татарстан башкаласында 16 нчы тапкыр традицион Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узачак.
Укуларда катнашу өчен Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 600дән артык кеше гариза бирде. Төп этап Совет районының 93нче гимназиясе базасында узачак.
Тел белеме, әдәбият белеме, әдәби иҗат, культурология, тарих, туган якны өйрәнү, халык музыка мәдәнияте, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча тугыз секция планлаштырылган.