КНИТУ-КХТИ студентлары һәм мәктәп укучылары арасында фәнне популярлаштыручылар конкурсы финалистлары билгеләнде

2019 елның 17 мае, җомга

Казан милли тикшеренү технология университеты-КХТИ өзлексез белем бирүне үстерү институты факультетлары белән берлектә 14нче гыйнвардан алып 8нче майга кадәр студентлар һәм мәктәп укучылары арасында «Наука без границ - 2019» дип аталган традицион VI  фәнне популярлаштыручыларның конкурсы үткәрде.

Конкурста белем бирү учреждениеләренең 1 – 11нче сыйныфларында, шулай ук урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә  укучы 298 кеше катнашты.

Конкурста Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Чабаксар (Чуаш Республикасы) Выборг (Ленинград өлкәсе), Вилейка (Беларусь Республикасы), Стешцы (Минск өлкәсе), Магнитогорск (Чиләбе өлкәсе), Новороссийск (Краснодар крае), Казым (Ханты-Манси автономияле округы - Югра), Пермь, Новосибирск, Воронеж, Красноярск, Георгиевск (Ставрополь крае), Ростов-на-Дону, Тула, Воздвиженск (Мәскәү өлкәсе) шәһәрләре вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының Биектау һәм Чүпрәле муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International