Балалар иҗтимагый берләшмәләре көнен бәйрәм итү кысаларында (19 нчы май) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең Татарстан төбәк бүлеге 18 нче майдан 20 нче майга кадәр «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә тантаналы рәвештә керү үткәрә. 400дән артык мәктәптән укучылар керү планлаштырыла.
Чарада «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең Татарстан төбәк бүлеге линиясе буенча кураторлар, хәрәкәтнең активистлары, Татарстан Республикасының «Зур мәктәп редакциясе» балалар матбугат үзәге әгъзалары, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашачак.