18нче май көнне 12.00 сәгатьтә 182 нче политехник лицейда (Казан шәһәре, Айрат Арсланов урамы, 10 нчы йорт) Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узачак. Олимпиаданың тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашачак.
Олимпиаданы оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис университеты, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.
Олимпиадада катнашучылар: Татарстан Республикасы муниципаль районнарының гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларында белем алучы 400дән артык укучы.
Олимпиада 6 категория буенча үткәрелә.