16 нчы майда имтихан үткәрү пунктында Казан шәһәренең немец телен тирәнтен өйрәнүле 72 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларын укытуның соңгы этабы узды.
Укуларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, департаментның аналитик, мәгълүмати һәм оештыру ягыннан тәэмин итү бүлеге башлыгы Азалия Абзалова, департаментның әйдәүче киңәшчесе Линар Яруллин үткәрде.
Укучылар белән имтихан үткәрү пунктында инструктаж үткәрелде. 10нчы марттан 16 нчы майга кадәр Дәүләт имтихан комиссиясенең 400 әгъзасы укытылды.