14нче майдан 15 нче майга кадәр ябык типтагы Майкоп махсус укыту-тәрбия учреждениесендә махсус укыту-тәрбия учреждениеләре укучылары өчен ел саен үткәрелә торган гомуми белем бирү предметлары буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
Әлеге олимпиадада беренче тапкыр Н. Ә.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
7 нче сыйныф укучысы Алексей Федоров математика буенча 1нче урынны алды (укытучысы Питерова Вера Петровна). Алексей һәм Вера Петровнаны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!