Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы галимнәре Казанга 29-31нче май көннәрендә киләчәк.
«Укытучының һөнәри компетенцияләрен үстерү: төп проблемалар һәм кыйммәтләр» IFTE педагогик белем бирү буенча V халыкара форумына 30дан артык илдән укытучылар киләчәк.
Форумда спикерлар сыйфатында Оксфорд, Дублина һәм башка университетлар вәкилләре чыгыш ясаячак. Форумда барлыгы Россиянең - 140 һәм 75 чит ил университеты вәкилләре катнашачак. 600дән артык галим укытучының полимәдәни белем бирү киңлегендә педагогик эшчәнлеккә әзерләүнең актуаль проблемалары турында фикер алышачак.