13-17нче май көннәрендә Смоленск шәһәрендә җиңел атлетика, йөзү, волейбол һәм юнифайд-волейбол буенча Россия махсус олимпиадасының Бөтенроссия спартакиадасы узды. Ярышларда Россиянең 33 төбәгеннән 350 гә якын спортчы катнашты.
Татарстан Республикасыннан ярышларда сигез спортчы - Мамадыш мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе укучылары катнашты.
Спартакиада Смоленск дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе территориясендә узды.
Мамадыш спортчылары төрле дәрәҗәдәге 9 медаль яулады.