Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татар һәм башкорт балалары бергә ял итте
2012 елның 25 июле, чәршәмбе
Җәйге каникуллар җитте исә, гадәттә, балалар төрле җирләргә ял итәргә таралалар. Кемдер авылга әби-бабасы янына кунакка кайта, кемдер шәһәрдә әти-әнисе белән дачада мәш килә, ә кемдер яшьтәшләре белән лагерь тормышын татый. Шулай, өлкәбезнең күп кенә татар балалары быел төрле лагерьларда ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыттылар, яңа уку елы алдыннан көч-хәл алдылар һәм инде, әлбәттә, үзләренә яңа дуслар табып, тирән тәэсирләр алып кайттылар.
Самара өлкәсенең Кинель-Черкассы авылы янында урнашкан “Колос” санаториенда татар һәм башкорт балалары ял итеп кайтты.
Укучылар биредә дәваланды, рәхәтләнеп су керде, төрле спорт ярышларында катнашты. Ә иң мөһиме – алар өчен һәр көнне татар теле һәм ислам дине дәресләре укытылды. Балалар бергәләп намаз укыдылар, ә җомга намазына Кинель-Черкассы мәчетенә йөрделәр. Араларында изге китабыбыз Коръәнне укый белүчеләр дә бар иде.
Укучылар санаторийда бик теләп Сабан туе бәйрәмендә, татар теле һәм ислам дине буенча викториналарда катнашып, төрледән-төрле бүләк-ләргә дә лаек булдылар.
“Колос” санаториенда татар-башкорт төркемен җитәкләгән Самара өлкәсе Диния нәзарәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе, “Яктылык” мәктәбе мөдиренең тәрбия буенча урынбасары Радик Газизов укучыларның яхшы тәртипләре белән аерылып торуын билгеләп үтте. Аларның тәрбиячеләре, укытучылары Сәйфетдин Мөрсәлимов, Гөлия Газизова, Сафия Үмәрова, Асия Баймакова, Гөлфия Глушкова, Галия Тупасова, Гөлфия Ходова, Рәхимә Хәерова турында да үз һөнәрләренең осталары дигән фикер әйтте. Самараның “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре, Кинель-Черкасста яшәүче мил-ләттәшебез Дамир Ходов татар һәм башкорт балалары өчен шушы махсус ялны оештыруга зур өлеш керткәннәр. Ә эшкуарлар Гомәр Батыршин, Габделбар Савганов төрле конкурсларда җиңгән укучыларга бик күп бүләкләр әзерләгәннәр иде.
Өлкәбезнең Тольяти, Самара шәһәрләреннән, Камышлы, Красный Яр районнарыннан 21 укучы Казаннан ерак түгел урнашкан лагерьда “Идел” яшьләр үзәге оештырган “МИЛЛӘТЕБЕЗ ХӘЗИНӘЛӘРЕ” сменасында ял итеп кайтты. Әлеге смена менә инде ун елга якын уңышлы гына эшләп килә.
Биредә балалар өчен бик тә кызыклы һәм файдалы программа әзерләнгән иде. Алар “Әкият” курчак театрына бардылар, Казанның Бауман урамын карап йөрделәр, Изге Болгар җиренә сәяхәт кылдылар, Кол Шәриф мәчетен күреп сок-ландылар. Ә татар телендәге “Зөләйха” фильмын карау исә укучыларда аеруча тирән тәэсир калдырды.
Лагерьда балалар өчен көн саен ана теле, татар халкы тарихы, ислам дине дәресләре укытылды. Шулай ук алар вокал, бию, чигү, бәйләм бәйләү, рәсем ясау түгәрәкләрендә үз сәләтләрен, ә спорт ярышларында көчләрен, җитезлекләрен сынап карадылар. “Знаешь ли ты историю своих предков?” дип аталган брейн-ринг та, “Танцпол йолдызы”, “Сладкая парочка”, боди-арт конкурслары да бик тә кызыклы үтте. Ә инде анда уздырылган Сабан туе турында укучылар бигрәк тә хисләнеп сөйләделәр.
“Милләтебез хәзинәләре” сменасында Самара өлкәсен-нән ял иткән балалар үзләрен бик актив күрсәттеләр. Шулай, “Татар егете” конкурсында “Яктылык” мәктәбе укучысы Салават Хәкимов, ә “Татар гүзәле” бәйгесендә шулай ук “Яктылык”тан Адилә Рәхимова беренче урынны яуладылар. “Җиде йолдыз” конкурсында да шушы ук мәктәптән Альбина Мингалиева җиңүче дип табылды. Ә шәһәребезнең 121 санлы мәктәбендә укучы Фәрзәнә Мәхмүтова һәм Алсу Мөхетдинова “Идел” үзәгенә үзләре ясаган рәсемнәрне бүләк итеп калдырдылар.
Иң актив малайлар һәм кызларның ата-аналарына Рәхмәт хатлары тапшырылып, укучыларга көзен Казанда узачак “Балалар лидер мәктәбе”нә чакыру бирелгән.
Укучыларның Казан лагерендагы ялын оештырган Самараның “Дуслык” татар оешмасы вице-президенты Фәрхәт Мәхмүтов сүзләренә караганда, балаларга бу сәяхәт шулкадәр ошаган ки, алар икенче елга да анда барырга хыялланалар икән. Малайлар, кызлар үзләренең таләпчән, әмма гадел вожатыйларын бигрәк тә үз иткәннәр.
Ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 5-9 сыйныфта укучы 19 баласы шәһәребезнең “САЛЮТ-2” лагеренда ял итеп кайтты. Менә унбишенче ел рәттән биредә “Шире круг” дип аталган милләтара смена оештырыла. Монда Самараның төрле мәктәпләреннән рус, татар, немец, чуваш һәм башка милләт укучылары ял итә.
Быелгы смена сугыш темасына багышланган иде. Шул уңайдан балалар зур концерт куеп, ана телендә сугыш турында җырлар, биюләр башкардылар.
Лагерьда һәр милләтнең мәдәният көне дә оештырылды. Бу чарада яктылыклылар татар халкының өстәл кору, кунакларны каршы алу үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
Смена барышында һәр милләт балалары мастер-класс үткәрделәр. “Яктылык” укучылары яшьтәшләрен лалә һәм роза чәчәге формасындагы сувенирлар ясарга өйрәттеләр.
“Шире круг” сменасында оештырылган фестивальдә дә “Яктылык” мәктәбе укучылары үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтеп, җиңүче исеменә лаек булдылар.
Яктылыклыларның җитәк-челәре Асия Сәйфетдинова һәм Алинә Мөхәммәдиева сүзләренчә, балаларга әлеге смена бик тә ошаган, чөнки биредә алар рәхәтләнеп ял итүдән тыш, төрле милләт-ләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышканнар, үзләренә яңа дуслар тапканнар. Ә бу инде укучыларны кечкенәдән башка халыкларны хөрмәт итәргә өйрәтә, аларда толерантлык хисләре тәрбияли.
Камышлы районыннан 15 бала Анапаның “ЧЕРНОМОРЕЦ” сәламәтләндерү лагерена ялга барып кайтты. Укуда, спортта, иҗат эшләрендә уңышларга ирешкән һәм авыр тормыш шартларында яшәргә мәҗбүр булган балаларны Камышлының “Фортуна” спорт мәктәбе тренеры Илшат Шәкүров озата барды. 21 көн буена диңгез һавасын сулап, җылы кояш нурларында кызынып ял иткән балалар 19 июльдә өйләренә кайттылар. Җәй дәвамында Камышлы районыннан 35 бала Кара диңгез буенда ял итәчәк.
«Бердәмлек» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз