Бүген Казанда Worldskills Russia милли чемпионаты финалы старт ала

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген Казанда "Татнефть Арена" боз сарае мәйданчыгында 3 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнашыр дип көтелә торган «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалы ачыла. «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Милли чемпионатының финал этабын ачу тантанасының турыдан-туры трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Милли чемпионат 22-27нче  августта узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты алдыннан сынау чарасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International