КВЗ WorldSkills милли чемпионаты өчен вертолетлар бирде

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

"Россия вертолетлары" холдингының Казан вертолет заводы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы өчен ике "Ансат" вертолетын тәкъдим итте. Алар "Авиация техникасына хезмәт күрсәтү" компетенциясендә очу алды тикшерүе буенча биремнәр башкару өчен файдаланылачак.

"Казан вертолет заводы хезмәткәрләрнең һөнәри әзерлегенә һәрвакыт зур игътибар бирде, шул исәптән һөнәри осталыкның төрле конкурсларында катнашып, мондый чаралар оештырып та. Әйтик, "Һөнәре буенча иң яхшы" завод конкурсы 54 ел уздырыла. WorldSkills стандартлары буенча ярышларга ярдәм итүгә килгәндә, төрле елларда предприятиедән барлыгы 21 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде", - дип билгеләп үтте "Казан вертолет заводы" идарәче директоры Юрий Пустовгаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International