Яшьләр сәясәте учреждениеләренең республика конкурсы – “Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча эксперименталь мәйданчык " башланды. Конкурс 3 номинация буенча үткәрелә.
Конкурс белгечләрнең инновацион проект эшчәнлеге, тәҗрибә уртаклашу, яшәү урыны буенча балигъ булмаганнар белән эшне оештыру механизмнарын камилләштерү максатыннан үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 15 июненә кадәр электрон адреска кабул ителә: 2008kazan@mail.ru.
Конкурста җиңүчеләр 45 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.