14-17нче май көннәрендә Тулада яшь армиячеләр арасында Бөтенроссия фәнни-техник конкурсы узды. Чарада Россия Федерациясенең 14 субъектыннан 100дән артык яшь армияче катнашты.
Татарстан Республикасын 3 муниципаль берәмлектән 16 укучы лаеклы тәкъдим итте (Әлмәт, Түбән Кама муниципаль районнары, Иннополис шәһәре).