Кванториада-2019 иң яхшы яшь инженерларны җыйды

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Узган ялларда Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «Кванториада-2019» Республика фәнни-техник иҗат конкурсы узды, ул 6-18 яшьлек инновацион проектлар авторларын җыйды.

Быел конкурска Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Бөгелмә мәктәпләреннән 100 дән артык гариза бирелгән иде. Жюри бәяләүләре нәтиҗәләре буенча 19 проект «Робоквант», «Мәгълүмати технологияләр», «3D-модельләштерү», «Био һәм нейротехнология», «Заманча материаллар» номинацияләрендә призерлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International