Татьяна Голикова һәм Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia чемпионатының ярышлар мәйданчыкларын карадылар

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» да РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Милли чемпионаты финалының ярыш мәйданчыкларын карадылар.

Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, ярышлар алты һөнәр блогының компетенцияләре буенча уза: төзелеш өлкәсе, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, шулай ук транспорт һәм логистика.

Барлыгы 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогының 23 компетенциясе тәкъдим ителгән. 48 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors яшүсмерләре ярышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International