Татарстанда җәйге сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлауга өч ел эчендә Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча 7 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Быел шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларын реновацияләү һәм капиталь ремонтлау программасы старт алды. Бу өч ел эчендә 45 муниципаль берәмлектә 94 объект тәртипкә китереләчәк. Программа нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль берәмлекнең үз шәһәр яны лагере булачак. Лагерь җәйге ялны оештыру өчен барлык балаларны да колачлаячак.