Бу - Россиядә 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге катнашучылар һәм 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге укучылар арасында WorldSkills стандартлары буенча иң зур һөнәри осталык ярышлары.
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында 91 компетенция, шулай ук «Киләчәк һөнәрләре» дип аталган Future Skills блогының 23 югары технологияле компетенциясе тәкъдим ителгән. WorldSkills Russia Juniors (14 - 16 яшьлек мәктәп укучылары) яшүсмерләре 48 компетенция буенча ярышалар, «Зирәк күнекмәләр» чемпионатында катнашучылар (өлкәннәр 50+) 26 компетенция буенча ярышалар.