Зәйдә районның иң яхшы укучыларын һәм укытучыларын бүләкләделәр

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Зәй шәһәре һәм Зәй районы хакимиятенең зур залында Ринат Фәрдиев исемендәге премия һәм район башлыгы грантлары тапшырылды.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе Рәзиф Кәримов традиция буенча укуда уңышларга ирешкән укучыларга республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды. Ринат Фәрдиев исемендәге махсус премия 2010 елдан тапшырыла, ә «Сәләтле укытучы – сәләтле укучы» район башлыгы грантлары 2007 елда гамәлгә куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International