Казанда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 18нче маенда 182 нче политехник лицейда 2019 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узды.

Олимпиаданы оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис университеты, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.

Олимпиадада Татарстан Республикасының 24 муниципаль районыннан һәм шәһәреннән барысы 85 белем бирү оешмасыннан килгән 300дән артык укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International