Дэвид Хоуи: "WorldSkills Kazan 2019 ярышларының башлануын түземсезлек белән көтәбез”

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалын оештыру һәм «Казан Экспо» Халыкара спорт үзәгенең дөнья чемпионатын уздыруга әзерлеге турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

«Казан Экспо – безнең өчен бик мөһим объект. Әлеге зур комплексның билгеләнешен тулысынча эшләп бетерергә кирәк. Безгә эксплуатация вакытында күргәзмә үзәген күрү мөһим иде. Бу - инфраструктура да, техник тәэмин ителеш тә, катнашучыларның эш урыннарын оештыру да, башка бик күп нәрсәләр дә – хәтта кече детальләргә кадәр. WorldSkills Russia Милли чемпионатының бу финалы - зур вакыйга алдыннан сынау чарасы. Без башкарылган эштән һәм нәтиҗәләрдән бик канәгать, моны хәзер күрәбез», - дип уртаклашты Дэвид Хоуи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International