Татарстанда мәгариф оешмаларының хокук бозуларны профилактикалауның иң яхшы отрядлары ачыкланды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

21 - 22 нче май көннәрендә “Костер" Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында конкурсның финалы узды.

Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабына 45 муниципаль район һәм шәһәр округыннан 41 эш керде.

Финал ярышларында хокук бозуларны профилактикалау буенча 10 отряд – республика конкурсының читтән торып үткәрелгән этабында җиңүчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International