Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова табигый-фәнни фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар саны артуын белдерде. Бу хакта ул Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, төп чорда имтиханны 749 мең 303 кеше тапшырачак, шуларның 661 мең 997се – агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары.
"Без табигый-фәнни фәннәр арасында популярлык артуын күзәтәбез. Узган ел белән чагыштырганда, 2019 елда биология буенча БДИда катнашучылар саны бик җитди үсә - 25 мең, химия буенча - 16 мең, физика буенча 13 мең», - диде Голикова.
Ул 2018 ел белән чагыштырганда, мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча БДИ тапшыручылар саны 27 мең кешегә артты, дип өстәде.