Россия Мәгариф министрлыгы беренче тапкыр Бөтенроссия мәктәп спорт клублары спорт уеннарын уздырачак

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

29нчы майдан 18нче июньгә кадәр “Смена" Бөтенроссия балалар үзәгендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узачак. Чара иң яхшы спорт объектларында: стадион, бассейн, спорт мәйданчыкларында һәм заманча таләпләргә җавап бирүче кырларда узачак.

Уеннарның Бөтенроссия этабында илнең 47 субъектыннан мәктәп спорт клубларының иң яхшы 47 командасыннан 800гә якын укучы катнашачак.

Ярышларга Бөтенроссия квалификациясе булган 100гә якын спорт судьясы һәм Бөтенроссия сайлап алу турын узган 50 дән артык волонтер җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International