Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында 21нче май көнне Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының III дәрәҗәдәге Дан ордены кавалеры З. М. Арсланов исемендәге Кече Чынлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды.
Семинар эшендә мәгариф идарәсе белгечләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Ульяновск өлкәсе, Чуаш Республикасы, Казан шәһәре татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.