Саймон Бартли: "Без, WorldSkillsның 56 алтын медалистына гына игътибар итеп, дөньяны яхшырак итә алмас идек”

2019 елның 24 мае, җомга

Илләр икътисадның академик белем бирү системасына гына түгел, милли хезмәт базары эчендә эшче кадрларның  баланслы комбинациясен булдыру өчен эшче белгечлекләргә дә бәйле булуын аңлый башладылар. Бу хакта WorldSkills International халыкара хәрәкәте президенты Саймон Бартли Казанга «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионатына визиты кысаларында белдерде.

Милли чемпионатлар ел саен WorldSkills International ның 81 илендә уздырыла. Финалистлар үз илләрен ике елга бер тапкыр уза торган дөнья чемпионатында тәкъдим итә һәм 2019 елда ул Россиядә беренче тапкыр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International