Казанда "Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы кысаларында «Талантларны үстерү: дәүләт, бизнес, мәгариф оешмаларының үзара хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, «Росатом» дәүләт корпорациясе персоналы буенча директоры Татьяна Терентьева, Kuka Russia генераль директоры Дмитрий Капишников, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, «Казан вертолет заводы» персонал буенча директоры Марина Марюшина, SAP CIS персонал буенча директоры Вера Соломатина һәм Россия квант машина интеллекты үзәге проекты җитәкчесе Алексей Федоров катнашты.