КФУ студентлары - нефтьчеләрнең халыкара инженерлар җәмгыятенең “Алтын стандарт" ияләре

2019 елның 24 мае, җомга

KFU SPE Student Chapter Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты студентлары берләшмәсе SPE нефтьчеләре инженерларының халыкара җәмгыяте (Society of Petroleum Engineers) «Excellent Award» (аны шулай ук «Gold Standard» дип атыйлар) бүләгенә лаек булды.

Бүләк фәнне популярлаштыру һәм төрле чараларда актив катнашуы өчен секцияләргә тапшырыла. Узган ел KFU SPE Student Chapter әгъзалары студентлар өчен тармак белгечләре катнашында ИГиНГТ студентлары өчен гомуми һәм һөнәри үсеш буенча лекцияләр оештырдылар, төрле интеллектуаль уеннар һәм турнирлар үткәрделәр, бөтен дөнья буенча халыкара конференцияләрдә катнаштылар һәм призлы урыннар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International