КФУда "Тел, әдәбият, сәнгать" төбәкара фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр

2019 елның 24 мае, җомга

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучылар өчен «Тел, әдәбият, сәнгать» төбәкара фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләү тантанасын КФУның Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе деканы Резеда Мөхәммәтшина ачып җибәрде. Ул институт һәм олимпиаданың оештыру комитеты җитәкчелеге исеменнән призлы урыннар алган балаларны сәламләде һәм котлады. Резеда Мөхәммәтшина үз чыгышында бу җиңүнең лаеклы һәм аеруча кыйммәтле булуын билгеләп үтте. Ул аеруча ассызыклап үткәнчә, олимпиада мәсьәләләре төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар һәм конкурслар өчен биремнәр төзүдә зур тәҗрибәгә ия институт укытучылары тарафыннан әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International