Бердәм Россиянең алдан тавыш бирүдә катнашучылар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясен хупладылар. Нәтиҗәдә, мәктәп портфельләре һәм канцелярия кирәк-яраклары җыелмасын 3474 укучы алачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның Казанда узган праймеризда катнашучылар белән очрашуында билгеле булды.
Очрашуның эш өлешеннән тыш, алдан тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” традициягә кергән республика акциясендә катнашты.