24 майда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia 2019) Милли чемпионаты җиңүчеләре аталачак

2019 елның 24 мае, җомга

24 нче майда Казанда “Яшь профессионаллар " илкүләм чемпионатының йомгаклау көне узачак. "Казан Экспо” күргәзмә үзәгенең зур конференц-залында “Зирәк күнекмәләр" чемпионатының ябылу тантанасы узачак. Анда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia 2019)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Денис Васильев, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова һәм башкалар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International