29 нчы июльдән 1нче августка кадәр Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә И. Ф. Шарыгин исемендәге геометрия буенча XV Халыкара олимпиада финалы узачак.
Финалга 13 ил узган: Һиндстан, Аргентина, Болгария, Вьетнам, Иран, Казахстан, Панама, Перу, Румыния, АКШ, Таҗикстан вәкилләре.
Татарстаннан олимпиаданың читтән торып үткәрелгән этабын узган Казан һәм Яр Чаллы мәктәпләреннән 9 укучы катнаша.