“Матур мәктәп-2019” республика конкурсы игълан ителә

2019 елның 24 мае, җомга

«Матур мәктәп – 2019» республика конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «ТИСБИ» Идарә университеты югары белем бирү учреждениесе, Россия Федерациясендә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре челтәренең Милли координация үзәге белән берлектә «Матур мәктәп» халыкара хәрәкәте кысаларында үткәрелә.

Конкурсның республика этабында катнашуга " Матур мәктәп – 2019” конкурсының муниципаль этапларында җиңүчеләр кертелә.

Мәгариф оешмалары өчен конкурс 2: муниципаль һәм республика этапларында үткәрелә. Конкурсның муниципаль этабы 2019 елның 3нче  июненнән 30нчы  августына кадәр, ә республика этабы 2019 елның 16нчы  сентябреннән 31нче октябренә кадәр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International