Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Казанда КФУ каршындагы Н.Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең теләкләрен җиткерде. Дәүләт Сосеты Сәркатибе Лилия Маврина 159нчы номерлы лицейны тәмамлаучыларны тәбрикләде.
Фәрит Мөхәммәтшин лицейны тәмамлаучылар өчен Татарстанның һәм Россиянең иң яхшы югары уку йортларының ишекләре ачык булуын билгеләп үтте. "Һәрвакыт яңа белемгә омтылыгыз һәм үрләр яулагыз. Безнең республикага грамоталы, фикерле, кыю кешеләр кирәк. Тормыштан барысын да алыгыз һәм барлык белемнәрегезне һәм тәҗрибәгезне бөек Россиягә, Татарстанга багышлагыз”, - диде ул.