Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты

2019 елның 25 мае, шимбә

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башкалар катнашты.

Белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, тармакның башка актуаль темалары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International