2019 елның 24нче маенда «Татнефть Арена» боз сараенда 2019 елда Казанда узачак «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) VII илкүләм чемпионаты финалы ярышларына йомгак ясалды. Татарстан гомумкоманда зачетында беренче урынны алды.
Казанда 20нче майдан 24нче майга кадәр «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионаты финалы узды. Анда 1,5 меңнән артык конкурсант катнашты, шуларның 363е-юниор. Чемпионатның финал ярышлары 21-23нче майда “Казан Экспо " Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.