Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча стратегик сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасында алга китеш һәм төп хәрәкәтләрнең ни белән бәйле булачагын сөйләде.
«Без бүген республиканың алга китеше һәм төп хәрәкәте “Фән“ проектын гамәлгә ашыру белән бәйле булачагын бөтен йөз процентка аңлыйбыз, һәм мин бу мәсьәләдә үз ягымнан эшләүче коллегаларга рәхмәт белдерәм. Республикада Фәннәр академиясе бар һәм бездә берничә фәнни тикшеренү институтлары кергән Казан фәнни үзәге бар», — дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары.