Бүген Россиядә бердәм дәүләт имтиханы башланды. Стартта сайлау буенча фәннәр -география һәм рус әдәбияты. Татарстанда рус әдәбияты буенча БДИга 864 унберенче сыйныф укучысы, география фәненә 210 кеше язылган.
Рособрнадзор Ситуацион үзәгендә төрле төбәкләрдә һәм шәһәрләрдә имтиханнарның ничек узуын реаль вакыт режимында күзәтәләр. Экранда бер үк вакытта 72 мәктәп аудиториясенең рәсемнәрен күрсәтәләр. Һәм бу сурәт даими үзгәреп тора. Уку биналарында БДИ барышы яхшы күренә.