Татарстанның 90 студенты 25 нче майда махсус дәүләт стипендиясен алды. Югары уку йортлары ректорлары советы тәкъдиме буенча ул бик яхшы өлгереш, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында призлы урыннар өчен тапшырыла.
Стипендиатларны Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров котлады.