Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп каникуллары алдыннан профилактик чаралар үткәрә

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Татарстанда “Игътибар: балалар!" профилактика чарасы үткәрелә. Чара 20 нче майда башланды һәм 3нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юл-транспорт травматизмы мөмкинлеген кисәтергә һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең юлда куркынычсыз тәртипләре турында искәртергә омтылган. Акция кысаларында ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар планлаштырылган.

ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International