ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә туклануны оештыруны контрольдә тоту буенча бердәм регламент әзерли

2019 елның 28 мае, сишәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә туклануны оештыруны контрольдә тоту буенча бердәм регламент әзерли. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.

Быел мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе тәрбия характерындагы проблемаларга, шул исәптән балаларның куркынычсыз туклану проблемаларына багышланачак. "Киләсе уку елына без җәмәгатьчелек, шул исәптән ата-аналар комитетлары тарафыннан җибәрелә торган продукциянең сыйфатын һәм туклануны оештыру системаның үзен дә контрольдә тоту буенча бердәм регламент әзерлибез», - дип сөйләде ул.

“Бу уку елында гомуми белем бирү оешмаларында 400 мең 631 укучы кайнар аш белән туклана, бу 96% тан артык тәшкил итә. 175 мең 510 укучы ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителгән, ягъни 42% ы”, - дип билгеләп үтте Асадуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International