2019 елның 28нче маенда төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында рус теле буенча төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.
ТДИда 36825 тугызынчы сыйныф укучысы катнашачак, шуларның 140-ы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кеше. Алар өчен аерым аудиториядә махсус утырту формасы кулланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.
ТДИ уздыру 146 пунктта (ИҮП) үткәрелә, аларның 6сы медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла.
ДЧИ формасындагы рус теленнән имтиханны 971 укучы тапшыра, шуларның 767се-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид балалар, инвалидлар. ДЧИ 160 ИҮПда үткәрелә, шуларның 81 е – өйдә, 2се – медицина оешмасында оештырыла.
Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана. Рус теле буенча ТДИ, ДЧИ 3 сәгать 55 минут (235 минут) дәвамында уза.